Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле Вәкиллегендә Cemtx һәм GoetzPartners компанияләре белән очрашу узды

2013 елның 28 июне, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин Cemtx (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) һәм Goetzpartners (Германия) компанияләре Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге перспективалары турында уртаклаштылар.

Очрашу барышында Cemtx компаниясе вәкилләре Россия территориясендә үзенең компаниясен ачу максатында беренче тапкыр килгәне турында белдерделәр. Cemtx уникаль кристаллы төзелеш булган, кыска вакыт эчендә чыдамлыкка җиткән, патентланган, суга чыдам цемент чыгара. Компания вәкилләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм Мәскәүдә урнашкан Татарстан вәкиллеге белән очрашырга бик шат булганын һәм республика белән хезмәттәшлегендә кызыксынуын белдерде.

GoetzPartners Германия компаниясе Татарстан Республикасына стратегик һәм финанс инвесторларны чакыру эшендә кызыксына.

“Без инвесторларны Татарстанга чакырырга кызыксынабыз”, - Линар Якупов белән очрашуында Goetzpartners RUSSIA GmbH компаниясе идарә итүче директоры Владимир Матиас аңлатты. – “Безнең өчен Татарстан үзенең сөйкемлелеге белән беренче урында тора. Без сезнең республикагыз белән эшләргә телибез. Сездә Инвестицион үсеш агентлыгы, эре предприятияләр бар. Алар белән без хезмәттәшлек итә алабыз”.

Хезмәттәшлекнең приоритет юнәлешләреннән Матиас медицина һәм фармацевтика, телевизион аралашуны билгеләде. Мәсәлән, Goetzpartners RUSSIA GmbH компаниясе идарә итүче директоры Татхимфармпрепаратлар белән хезмәттәшлек итергә ниятен белдерде.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов җавап сүзендә медицина һәм фармацевтика өлкәсе республиканың приоритетлы юнәләшләренең берсе булып торганын билгеләде. “Медицина юнәлеше «СМАРТ Сити Казан» медицина кластеры булачак Татарстанның яңа инвестицион мәйданы тормышка ашыруыннан караганда да бик кызык”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе ассызыклады.

“Сезнең республикагызның көчле якларыгыз – аның инвестицион сөйкемлелеге, кадрлар потенциалы һәм үсеш алган инфраструктура”, - Goetzpartners RUSSIA GmbH Баш аналитигы Эмиль Закиров үзенең коллегасының чыгышын тулыландырды. – “Татарстанда бизнес алып бару өчен бөтен шартлар бар”.

Очрашу барышында Goetzpartners RUSSIA GmbH компаниясе Татарстан белән хезмәттәшлеге буенча тәкъдимнәрен эшкәртү килешүләренә җиттеләр.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International