“СМАРТ Сити Казан” Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы эко-макетын уйлап табу буенча конкурсында катнашучылар җыелышы иртәгә “Идея” технопаркында 19 сәгатьтә үтәчәк.
Искә төшерик, оештыручылар Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР Үсеш Корпорациясе булган конкурс 2013 елның 15 июнендә башланды. Конкурста теләгән һәм архитектура белән кызыксынган кешеләр катнаша. Макетның иң төп таләпләреннән берсе – эшкәртелгән материалларны куллану, мәсәлән, картон тартмалары, газетлар, журналлар, пластик, агач.
Конкурста тәкъдим ителгән эшләр Казанның иң зур сәүдә үзәкләрендә күргәзмәгә чыгырлар. Шулай ук 2013 елның 30 августында Шәһәр көнен бәйрәм итүгә багышланган мәйданнарының берсендә булачаклар. Конкурсның нәтиҗәләре буенча, катнашучыларга смарт-гаджетлар һәм сертификатлар бүләк итәчәкләр.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте