РОСЭКСИМБАНК Татарстанда инвестицион проектларын үстерүдә кызыксынган

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ЯАҖ «Россия экспорт һәм импорт банкы» вәкилләре белән очрашу узды.

Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА инвестицион проектларын тикшерү һәм эшкәртү бүлеге рәисе Гүзәл Муллаярова, ТР Экспорт Корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев һәм ЯАҖ «РОСЭКСИМБАНК» халыкара финанс оешмалары белән хезмәттәшлек итү һәм инвестицион проектлары департаменты рәисе Юлия Лещевская катнаштылар.

Очрашу барышында ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин РОСЭКСИМБАНК вәкилләренә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының инвестицияләрне җәлеп итү, инвестицион проектларын алып бару һәм тормышка ашыру, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә эш алып баруы турында сөйләде. Роберт Галиуллин, шулай ук, ТР Үсеш Корпорациясен һәм ТР Экспорт Корпорациясен булдыру турында да әйтте.

ЯАҖ «РОСЭКСИМБАНК» вәкилләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын презентацияләделәр, Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» турында видеоролигын да күрсәттеләр.

ЯАҖ «РОСЭКСИМБАНК» халыкара финанс оешмалары белән хезмәттәшлек итү һәм инвестицион проектлары департаменты рәисе Юлия Лещевская Россия экспорт һәм импорт банкы инвестицион проектларын финанслау, халыкара финанс банклары белән хезмәттәшлек итү һәм Россия экспортерларына булышу белән шөгелләнүен билгеләде.

Очрашу ахырында катнашучылар алдагы хезмәттәшлектә  һәм үзара табышлы партнерлыкта кызыксынуларын белдерделәр.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International