Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан Республикасының АКШ сәүдә вәкиле Равиль Нигъмедзянов һәм ТР ИҮА Линар Якупов арасында очрашу узды.
Очрашуда, шулай ук, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов һәм ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд катнаштылар.
Равиль Нигъмедзяновка Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» һәм аның төп кластерларын презетацияләделәр.
“Мин «СМАРТ Сити Казан» проекты турында ишеттем, инвестицион мәйданының үсешен читтән күзәтеп тордым һәм анда АКШ компанияләренең катнашуы мөмкинлеген карадым”, - дип Равиль Нигъмедзянов уртаклашты.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры һәм Татарстан Республикасының АКШ сәүдә вәкиле Татарстан Республикасы территориясенә һәм «СМАРТ Сити Казан» мәйданына Америка компанияләрен җәлеп итүенә багышланган сорауларны карадылар.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте