Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Петербургта үткән икътисад форумында Thomson Reuters Trading Russia интернет-порталына интервью биргәндә Универсиаданың Республика инвестицион климатына йогынтысы турында сөйләде.
Сезнең игътибарыгызга шул интервьюның кайбер өземтәләрен тәкъдим итәбез.
Thomson Reuters Trading Russia: Линар Габдельнурович, Россиядә күп чаралар үтә, алардан, мәсәлән, Универсиада 2013, Сочи – 2014, 2018 нче елда үтәчәк Бөтендөнья футбол чемпионаты. Хәзер Универсиаданы уткәрүендә сорау бармы?
Линар Якупов: “Җәйге Универсиада Россиядә 40 ел дәвамында үтмәде һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 Россиядә, Казанда үткәрү - студентлар спорты үсеше өчен зур адым һәм Олимпиада хәрәкәте өчен көчле нигез булып тора...”
Thomson Reuters Trading Russia: Универсиада үткәрүдән соң спорт объектлары белән нәрсә булыр?
Линар Якупов: Спорт объектлары Казан территориясе буенча дөрес өләшкән һәм Универсиада 2013 үткәрүдән соң алар кулланылачак. Объектлар төрле юнәлешле, шуның өчен алдагы кәннәрдә анда кешеләр йөрәчәк. Универсиада яшь кешеләрнең, шәһәрдә яшәүчеләрнең спортка кызыксынуын гына түгел, әмма спорт туризмына таләбен дә арттырган. Казанда Россия өчен мөһим һәм кызык вакыйгаларны үткәрү, инфраструктураны яхшырту, шәһәр йөзенең үзгәрешләре Татарстан Республикасының башкаласын инвесторлар өчен тагын да сөйкемлерәк итә”.
Thomson Reuters Trading Russia: Инвестицияләрне кайтарып бирү буенча тәкъдимнәр бармы һәм нинди бизнес Казанда иң таләп итүчән?
Линар Якупов: Универсиада үткәрү икътисади яктан хакын капларга тиеш түгел, монда кертелгән акчаны озын мөддәт дәвамында кайтару принципы куелган. Бизнес ягыннан сервис индустриясе һәм туризм иң зур кызыксыну тудыра... Универсиадага хәзерләнү кысаларында Казан интермодаль ташулар ачылган дүртенче шәһәр булып тора. Ул Халыкара аэропорт “Казан”нан үзәккә кадәр юлын 20 минутта үтәргә мөмкинлек бирә. Казан һәм аэропорт арасында яңа шәһәр - «СМАРТ Сити Казан» төзелә. Ул Татарстан Республикасының визит карточкасы рәвешендә булачак. Универсиада үткәрү бөтен регион үсеше өчен зур потенциал бирә.
Линар Якуповның Thomson Reuters Trading Russia интернет-порталына интервью бирүенең тулы вариантын монда карый аласыз.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте