Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Euronews вәкилләре белән очрашу узды

2013 елның 5 июле, җомга

Бүген Euronews Сатулар директоры Жильберто Грибадо Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов белән очрашты.

Очрашуда, шулай ук, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд, Мәскәүдәге Russia & CIS Euronews вәкиле Дмитрий Обрядов һәм “Идел – пресс” Генераль директоры Ришат Хасанов катнаштылар.

Жильберто Грибадо Универсиада-2013 үткәргәнгә күрә Казанга килгәнен һәм Татарстан Республикасының Euronews телеканалы белән 2006 елдан башлап хезмәттәшлек иткәнен белдерде. Ул, шулай ук, Euronews телеканалының Татарстан республикасы турында һәм Казанның Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрү кандидаты рәвешендә булган видеоролигын трансляцияләгәнен ассызыклады.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Euronews вәкилләре телеканалның эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов очрашу кысаларында кунакларга, Республикага  инвестицияләрне мавыктыруның сигез приоритетлы юнәлешен билгеләп,   Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы турында сөйләде. Euronews вәкилләренә, шулай ук, Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» турында видеоролигын презентацияләделәр.

Очрашу ахырында яклар төрле чараларны яктырту, Euronews каналында Татарстан республикасы турында мәгълүмат кампаниясен үткәрү проектлары кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлеге турында уртаклаштылар.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International