Бүген “IT-парк” алдагы технологияләр өлкәсендәге технопаркында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре «Swarco» AG компаниясе белән очрашты.
Очрашуда ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов һәм «Swarco» компаниясенең Башкарма Советы әгъзасы Александр Сваровски катнаштылар.
Искә төшерик, «Swarco» AG һәм “Хәрәкәт белән идарә итүче автоматизацияләнгән система” муниципаль оешмасы арасындагы ният Протоколын тормышка ашыру кысаларында Казанда интелектуаль транспорт системасы проекты эшли башлады. Протокол үзе 2011 нче елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдында булдырылды.
Очрашу барышында ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд «Swarco» вәкилләренә, яхшы урын алуын һәм инфраструктурасын ассызыклап, Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» турында сөйләде.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, шулай ук, «СМАРТ Сити Казан» турында видеоролигын презентацияләде.
Очрашуның ахырында яклар «СМАРТ Сити Казан» проекты кысаларында хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында уртаклаштылар.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте