ААҖ “Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе” Директорлар Советы беренче утырышы үтте

2013 елның 12 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ААҖ “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” Директорлар Советы беренче утырышы үтте.

Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР Экспорт корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев, ТР Экспорт корпорациясе генераль директоры урынбасары Айдар Абдрахманов, ТР сәнагәть һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фаттахов һәм ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фарит Мусин катнаштылар.

Очрашу барышында ТР Экспорт корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев,Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен мавыктыру эшчәнлеге юнәлешен билгеләп, ТР Экспорт корпорациясе прзентациясен күрсәтте.

 Искә төшерик, Татарстан Республикасының башлыгы ДУО “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының халыкара хезмәттәшлек агентлыгы”н приватизацияләү һәм аны ААҖ “Татарстан Республикасы Экспорт корпорациясе”нә әйләндерү буенча карар иттеләр. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән бергә ААҖ “Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе”н тормышка ашыру буенча эшләде.

Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе, шулай ук, Татарстан Республикасының эшханәләренә сертификацияләү һәм лицензия бирү сораулары буенча, федераль, зур банклар һәм финанс оешмалары белән эшли; шул өлкәдә эшли торган Россия Федерациясе регионнары һәм чит илләр оешмалары эшен оештыра; Россия Федерациясе хөкүмәтара комиссиясендә катнаша.

Утырыш нәтиҗәсендә Линар Якупов  ААҖ “Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе” Директорлар Советы рәисе булып сайланды.

Алдагы Директорлар Советы утырышы 2013 елның август аенда үткәрергә планлаштырыла.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International