Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы “Россиядә сәнагәть проектлары - 2013” форумында катнашачак

2013 елның 16 июле, сишәмбе
“Россиядә сәнагәть проектлары - 2013IV нче Халыкара инвестицион форумында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашачак. Форум буенча уртаклашу кысаларында Татартсан Республикасының сәнагәть парклары һәм мәйданнары күрсәтеләчәк.

Форум Мәскәүдә 2013 елның 25 июлендә Россия Сбербанкы ярдәмендә үтәчәк. Чара кысаларында Сбербанк җитәкчеләре сәнагәть паркларын һәм аларның резидентлары проектларын акча белән тәэмин итү планнары, шулай ук, “Яңа индустриализацияләү” программасын тормышка ашыру кысаларында банкның хезмәтләре турында сөйләде.

Форумның миссиясе шул ук калачак – сәнагәть парклары резидентлары, партнерлар, киләчәк инвесторлар һәм сәнагәть төзелеше өлкәсендә белгечләр арасында сөйләшү өчен мәйдан булып тора. Гадәт буенча форумда инженер инфраструктурасы, Россия һәм чит ил инвесторлары ихтыяҗлары, сәнагәть активлары белән идарә итүе турында уртаклашачаклар.

2013 ел форумы темасының берсе яңа кредитлау программасы буенча сәнагәть паркларын һәм аларның резидентларын акча белән тәэмин итү булып тора. IV нче Халыкара инвестицион форумы эше кысаларында Россия Сбербанкы илдә сәнагәть кластерлары булдыруына һәм тиз үсешенә караган программасын тормышка ашыруын башлаячак.

Форум эшендә кайбер министрлыклар һәм рәислекләр җитәкчеләре, регионнар башлыклары, эре бизнес вәкилләре, халыкара экспертлар һәм инвесторлар, сәүдә палаталары һәм берләшмәләрнең катнашулары планлаштырыла. 50 дән артык сәнагәть парклары, Россиянең 30 регионыннан 500 дән артык катнашучылар көтелә.

 Ел саен үтә торган форум акрынлап сәнагәтьләрне җирләү һәм сәнагәть төзелеше өлкәсендә төп вакыйгага әйләнә. Беренче тапкыр гына түгел форум чаралары һәм нәтиҗәләре бөтен өлкә үсешенең векторын юнәлдерә. 2010 елда үткән форумы нәтиҗәсендә илнең бөтен отышлы сәнагәть паркларын берләштергән һәм сәнагәть инвестицияләре өлкәсендә абруйлы оешмага әйләнгән Сәнагәть парклары ассоциациясе барлыкка килгән. Икенче форумда сәнагәть паркларына сертификатлар бирүе башланды – сәнагәть паркларына Россия тарихында беренче 10 сертификат бирелгән.  2012 елда форум беренче тапкыр Россиядә киләчәк  партнерлары һәм чит ил инвесторлары арасында очрашу урынына әйләнгән.  Дүртенче форум, шулай ук, Россиядә сәнагәть парклары өлкәсенең үсеше өчен кискен үзгәрешле булуы көтелә.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International