Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсе кысаларында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Мондый киңәшмәләр шимбә көнне республика Хөкүмәте йортында даими рәвештә үткәрелә. Район башлыгы докладында район эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, тармаклар үсеше, эшмәкәрлек торышы, хезмәт хаклары һәм эшсезлек дәрәҗәсе, социаль инфраструктура һәм торак төзелеше темплары, мәгариф, төрле өлкәләрдәге казанышлар карала.
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов 2021 елда тулай территориаль продукт күләме 19 млрд 700 млн сум тәшкил иткән, бу узган ел күләменең 109% тәшкил итә, дип сөйләде. Ел ахырына әлеге күрсәткечне тагын 2 млрд сумга арттыру бурычы тора.
Саба районына инвестицияләр күләме 2 млрд 900 млн сум күләмендә планлаштырыла.
Район икътисадын үстерүдә сәнәгать парклары үсеш нокталары булып тора. Саба районында 4 сәнәгать парклары актив эшли.
«Саба» индустриаль паркында кайнар цинклау буенча «Цинк Саба» ҖЧҖ заводы төзелеше тәмамланып килә. Инвестицияләр күләме - 1 млрд сум
Агымдагы елда Газизов Руслан КФХ “Кронос” декоратив үсемлекләр питомнигы эшли башлады. Инвестицияләр күләме - 30 млн сум
Халиков Радик Ясавиевичның фермер хуҗалыгы төзелеп бетте. Инвестицияләр күләме - 23 млн сум
Төзелешне тәмамлау стадиясендә:
- Словакиядән «Бранко Рус» компаниясе инкубация йомыркасы репродукторы төзелешен тәмамлый. Инвестицияләр күләме - 240 млн сум
- «Саба» ҖЧҖ җиләк үстерү буенча теплицаларның беренче чиратын төзүне тәмамлый. Инвестицияләр күләме - 160 млн сум, беренче чират
- «ПМК» ҖЧҖ төзелешне дәвам итә, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Инвестицияләр күләме - 108 млн сум
- «Саба» ҖЧҖ ике силос-сенаж траншеясы һәм ашлык склады төзелде, шулай ук заманча «Орлык үзәге» тапшырылды.
Шулай ук Мөхәммәтшин Зөфәр Зиннәт улының һәм «Игенче» ҖЧҖнең алдынгы җиһазлары куелган сыер абзарлары да төзелеп бетеп килә. «Арташ» ҖЧҖ һәм «Курсабаш» ҖЧҖ сөт комплексларын реконструкцияләү бара.