Сбербанкта Татарстан эшханәләре өчен ислам финансларын мавыктыру мөмкинлекләре турында уртаклаштылар

2013 елның 23 июле, сишәмбе

Бүген Россия Сбербанкының “Татарстан Банкы” офисында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә “Татарстан Республикалары эшханәләре өчен Якын Көнчыгыш илләрендә ислам финансларын мавыктыру мөмкинлекләре” семинары үтте.

Семинарда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Россия Сбербанкының Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Мәрьям Дәвләтшина, “Инвест АД” компаниясенең Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка банклары белән проектлар җитәкчесе Максим Осинцев, БДБ һәм Россия белән хезмәттәшлекнең стратегик сораулары буенча “Инвест АД” генераль директорының киңәшчесе Михаил Давыдов һәм “Инвест АД” компаниясенең баш казначей господин Бисваджит Дасгупта катнаштылар.

Сәламләү сүзе белән, республикага ислам инвестицияләрен мавыктыру мөһимлеген һәм октябрь аенда KazanSummit2013 үткәрүен билгеләп, семинар катнашучыларына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин чыкты. “KazanSummit2013 тә регион вәкилләре, эшкуарлар, үсеш алган алдынгы мөселман дөньясы илләре инвесторлары җыелачак”, - дип Роберт Галиуллин ассызыклады.

“Инвест АД” компаниясенең баш казначей Бисваджит Дасгупта ислам финанслары шариат принципларына нигезләнгәнен һәм банк эше һәи финанслар шул принципларыннан аерылмаганын ассызыклап,  “Татарстан Республикалары эшханәләре өчен Якын Көнчыгыш илләрендә ислам финансларын мавыктыру мөмкинлекләре һәм таләпләре” докладын презентацияләде.

“Ислам финанслары күпләп үтерү коралларын, халәл булмаган продукция, тәмәке, исерткеч сыеклыклар, дуңгыз итен җитештерүче эшкуарлар белән, шулай ук казино һәм юаныч хезмәте өлкәләрендә эшли торган бизнес белән хезмәттәшлеккә керми. Ислам финанслары, шулай ук, клиентларга процентларны алу максатында акчаны беркайчан бирми”, - дип Бисваджит Дасгупта әйтте.

Һәр ислам банкында Ислам финанслары принциплары буенча Киңәшмә бар. Ул, шариат нормаларын һәм принципларын дөрес куллануын карау өчен банк акционерлары белән билгеләнгән, ислам кануннарын яхшы белә торган кешеләрдән тора. Киңәшмә финанс һәм финанс булмаган контрактлар, килешүләр, инвестицияләрне раслый һәм һәр елны шариат принципларына һәм нормаларына туры килүендә ышану өчен финанслар отчетларын карый”, - дип Бисваджит Дасгупта белдерде.

Семинарда, шулай ук, ислам финанслауның төрле модельләре презентацияләнде. Бисваджит Дасгупта шул модеьләр турында сөйләде: “сукук” – облигацияләрнең ислам мисалы; “мурабаха” – хакын арттырган сәүдә килешүе; “иджара” – лизингның ислам мисалы; “мушарака” – ике як бер бизнес өстендә эшлиләр; “мудараба” – акча булганнарын тәҗрибә булганнары белән берләштерә.

“Инвест АД” Татарстан эшкуарлары белән хезмәттәшлек итү сораулары турында уртаклашканда БДБ һәм Россия белән хезмәттәшлекнең стратегик сораулары буенча “Инвест АД” генераль директорының киңәшчесе Михаил Давыдов “Инвест АД” бөтен проектларын Сбербанк белән бергә тормышка ашыруы турында әйтте.

Искә төшерик, Сбербанк һәм Абу-Даби инвестицион компаниясе “Инвест АД” 2012 елның декабрендә Якын Көнчыгыш һәм Россия базарларында инвестицион өлкәдә стратегик хезмәттәшлек турында меморандумга куй куйдылар. Меморандум буенча Сбербанк һәм “Инвест АД” клиентларына  үзләренең финанслар базарларына, хосусый капиталларына һәм сәүдә финансларына керү мөмкинлекләрен бирә. Шулай ук ике оешма бер берсенә базарларны тикшерүендә һәм хокукта ярдәм итә.

Очрашу ахырында Россия Сбербанкының Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Мәрьям Дәвләтшина Сбербанкның инвестицион проектларын финанслауда зур тәҗрибә булганың ассызыклады һәм семинарда катнашулары һәм ислам финанслау өлкәсендә кызыксынулары өчен рәхмәтләде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International