ҖЧҖ "Транссервис ЛТД" ҖЧҖ "Ростэк-Логистика" белән бергә "Транссервис ЛТД" тимер юл логистик терминалы эше кысаларында станциянең эшен башлады.
Контейнерлы станция тулы көн режимында йөкләрне алу, эшкәртү, саклау һәм логистика хезмәтен тәкъдим итә.
Искә төшерик, "Транссервис ЛТД" эшханәсе 1991 елда барлыкка килгән һәм проектлау, төзелеш,тимер юлларны капитал, урта һәм күтәрү ремонт аның төп эшчәнлеге булып тора. Компания Россия тимер юллары, Татэнерго, Татнефть, ТАНЕКО, Нижнекамскнефтехим, КАМАЗ һәм башка Татарстан эшханәләре белән эш итә.
2012 елда "Транссервис ЛТД" компаниясе 6 га мәйданы булган тимер юл логистик терминалы эшен башлады. Шул терминал “Түгәрәк алан” тимер юл чаты үзәгендә урнашкан. Терминал елга 10950 вагон үткәрә, 2014 елдан вагоннар саны 18250 гә кадәр җитәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте