Татарстан Республикасы исеменнән форумда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Икътисад министрлыгы эшкуарларга ярдәм итү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, ТР Инвестиция һәи венчур фонды директор урынбасары Руслан Габидуллин, “Химград” технополисы, М-7 сәнәгать парклары һәм Кама Аланнары, “Мастер” Кама сәнәгать паркы һәм республиканың башка районнары вәкилләре катнаштылар.
Хәзерге моментка республикада 2 технополис, 3 технопарк, 3 сәнәгать паркы, 3 авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать паркы, 1 халәл сәнәгать паркы бар. Формалаштыру баскычында тагын 2 сәнәгать һәм 2 индустриаль парк тора.
Форумным төп миссиясе – киләчәк инвесторлар, партнерлар һәм сәнәгать төзелеше өлкәсендәге белгечләр арасындагы диалог өчен мәйдан. Гадәттәгечә, форумда инженер инфраструктурасы, Россия һәм чил ил инвесторлары ихтыяҗлары, сәнәгать активлары белән идарә итү сораулары турында уртаклашырлар.
Искә төшерик, 2010 елда узган беренче форум нәтиҗәсендә чараны оештыручы булып торган һәм илнең бөтен отышлы сәнәгать паркларын берләштергән сәнәгать парклары Ассоциациясе барлыкка килде. Икенче форумда сәнәгать паркларына сертификатлар бирелүе башланды – Россиядә беренче тапкыр сәнәгать паркларына 10 сертификат бирелде. 2012 елда форум чит ил инвесторлары һәм Россиядәге киләчәк партнерлар арасындагы очрашу урынына әйләнде. Дүртенче форум Россия сәнәгать парклары өлкәсенең үсеше өчен шулай ук мөһим булачак дип көтелә.
“Сәнәгать проектлары 2013” IV Инвестицион форумы пленар утырышының бер доклады сәнәгать паркларына дәүләт ярдәме кирәклеге турында булачак. Форумда сәнәгать паркларының эшчәнлеге, аларның башка компанияләр белән мөнәсәбәтләре һәм паркларны финанслау турында уртаклашырлар. Форумның төп партнеры Сбербанк, шулай ук, сәнәгать паркларын, аларның резидентларын финанслау планнарын һәм “Яңа индустриализацияләү” программасын тормышка ашыру кысаларында үзенең хезмәтен тәкъдим итәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте