Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе ЯАҖ “Росэксимбанк” белән килештеләр

2013 елның 30 июле, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендә ААҖТР Экспорт корпорациясе” генераль директоры Айрат Назмеев һәм ЯАҖ “Россиянең Дәүләт хосусый экспорт һәм импорт банкы” идарәсе рәисе Николай Гаврилов Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Килешү Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, ТР экспорт корпорациясе һәм Росэксимбанк вәкилләре арасындагы очрашу кысаларында барлыкка килде. Документ буенча ТР экспорт корпорациясе республика территориясендә Росэксимбанкның хезмәтен мавыктыруда ярдәм итә. Росэксимбанк үз чиратта Татарстан компанияләренең экспорт алдыннан булган һәм экспорт сорауларын карый.

“Без Россия экспортына дәүләти финанслар һәм тәэмин белән ярдәм итүче банк белән хезмәттәшлек итүдә шат һәм Татарстан Республикасының экспорт потенциалын алга таба китерүдә озак һәм үзара табышлы хезмәттәшлеккә ышанабыз”, - дип Айрат Назмеев ассызыклады.

Искә төшерик, 2013 елның 3 июлендә Казанга эш визиты белән ЯАҖ «РОСЭКСИМБАНК» халыкара финанс оешмалары белән хезмәттәшлек итү һәм инвестицион проектлары департаменты рәисе Юлия Лещевская килде. Татарстан  Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА инвестицион проектларын тикшерү һәм эшкәртү бүлеге рәисе Гүзәл Муллаярова, ТР Экспорт Корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев һәм Юлия Лещевская хезмәттәшлек һәм партнерлык сораулары турында уртаклаштылар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International