Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев Россиянең иң зур Күргәзмә операторы «НЕГУС ЭКСПО Интернэшнл» белән килешүгә килде

2013 елның 30 июле, сишәмбе

Документ “Татарстан Республикасы Экспорт корпорациясе” һәм «НЕГУС ЭКСПО Интернэшнл» компаниясе арасындагы очрашу йомгагы булып тора.

Бүген Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендәТР Экспорт корпорациясе” генераль директоры Айрат Назмеев һәм «НЕГУС ЭКСПО Интернэшнл» компаниясе җитәкчесе Ольга Артюхова ике як арасасындагы хезмәттәшлек турында килештеләр.

Хезмәттәшлек юнәлешләренең берсе Татарстан Республикасының халыкара күргәзмә чараларын үткәрүдә Күргәзмә операторының ярдәме булып торачак.

«НЕГУС ЭКСПО» эшчәнлеге Россиянең сәнәгать базарын үстерүенә ярдәм итү, Россия экспорты өлешен арттыру, Россия регионнарының яхшы инвестицион имиджын ныгыту белән бәйле”, - дип Айрат Назмеев ассызыклады. – «Компания, шулай ук, чит илләрдә һәм Россиядә ватан эшкуарлары өчен яхшы күргәзмә хезмәтен тәкъдим итеп, яңа эш контактларын урнаштыруда булыша. Республиканың «НЕГУС ЭКСПО» белән хезмәттәшлектә чит ил һәм Россиянең презентацион эшчәнлегендә, күргәзмә чараларында катнашу планы булачак. «НЕГУС ЭКСПО Интернэшнл» компаниясе компанияләрен шул чараларда катнашу буенча тулы хезмәт комплексы белән тәэмин итергә Татарстан әзер».

Татарстанда компаниянең хезмәтен Татарстан Республикасы Экспорт корпорациясе тәкъдим итәчәк.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International