Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов эш визиты белән Мәскәүдә

2013 елның 30 июле, сишәмбе

Визит кысаларында ТР ИҮА җитәкчелегенең Россия Федерациясендә урнашкан чит ил илчелекләре һәм Татарстан Республикасында кызыксынган инвесторлар белән очрашулар булачак.

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов “Россия газетасы”, АКШ һәм Мексика, Татарстан Республикасында кызыксынган чит ил компанияләре белән очрашачак.

Кайбер очрашулар Россиядә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендә үтәчәк. Шунда ук Татарстан Республикасының экспорт потенциалын мавыктыру белән бәйләнгән ике киләшүгә кул куелачак. Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе катнашучылардан берсе булып тора.

Татарстан Республикасы исеменнән ТР ИҮА куратор булып торган “СМАРТ Сити Казан” проектын тормышка ашыру белән бәйләнгән килешүдә , шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе катнашачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International