Татарстанның яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» мәгълүмат һәм аралашу структурасын булдыруына ярдәм итү турында Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм халыкара консалтинг компаниясе меморандумга кул куйдылар.
Бүген Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов J’Son&Partners Consulting башкарма директоры Сергей Шавкунов белән очрашты. Очрашу нәтиҗәсендә Татарстанның яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» мәгълүмат һәм аралашу структурасын булдыруына ярдәм итү турында меморандумга кул куйдылар.
Мәгълүмат һәм аралашу структурасы үсеше концепциясен булдыру инвестицион эшчәнлек өчен мөһим элемент булып тора.
“J’Son&Partners Consulting компаниясенең тәҗрибәсе Россия, Татарстан Республикасы өчен «СМАРТ Сити Казан» уникаль проектын тормышка ашыру файдалы булачак”,- дип Сергей Шавкунов ассызыклады. – “Мәгълүмат һәм аралашу инфраструктурасы мәгълүмати аралашу өлкәсендә эшли торган инвесторлар ягыннан кызыксынуын мавыктыру өчен урынлы нигез булып тора”.
Искә төшерик, 2013 елның маенда ТР Инвестицион үсеш агентлыгында J’Son&Partners Consulting компаниясе очрашу кысаларында «СМАРТ Сити Казан» проектына инвесторларны җәлеп итүдә кызыксынуын белдерде. Шул ук вакытта компания вәкилләре ТР ИҮА, “ТР Үсеш Корпорациясе” һәм J’Son&Partners Consulting партнерлары һәм клиентлары белән очрашуларын оештыру мөмкинлеге турында әйтте. Июльдә ТР ИҮА да Линар Якупов, Булат Гаянов J’Son&Partners Consulting компаниясенең партнерларының берсе – Кытай дәүләт телевизион аралашу компаниясе ChinaTelecom белән очраштылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте