Идел буе Болгары истәлекләре янына сәфәр

2013 елның 5 августы, дүшәмбе

Узган шәмбе көнне – 3 августта – Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы коллективы Татарстанның истәлекле урыннары берсе – Болгар шәһәренә бардылар.

Сәяхәт программасы белән танышу автобуста ук башланды – далил Татарстан Республикасы тарихы, Идел буе Болгарының барлыкка килү  турында кызык булган хәлләр сөйләде һәм сәяхәт автобусы үтә торган урыннар турында мәгълүматлар белән уртаклашты. Лаеш районы буенча сәфәр Гавриил Романович Державинның балачагы, яшьлеге, тормышы, иҗаты һәм дәүләти эшчәнлеге, Сокурада урнашкан аның гаиләсе нәсел алпавыт җире турында хикәяләр белән тулды.

Алексеевск районы чигендә сәяхәт автобусын диңгез кебек зур булган матур Кама елгасы каршы алды. Шул район фән һәм мәдәният эшлекләре, Александр Бутлеров химия галиме, Борис һәм Александр Арбузовның ватаны булып тора. Монда Биләр шәһәрлеге урнашкан – X – XII гасырлар вакытындагы Идел буе Болгарынан калган археологик объектлар.

Спасс районында илгизәрләрне ат скульптуралары көтте – районда Никольский авылы урнашкан. Авылның төп истәлекле урын Петр I указы буенча барлыкка килгән борынгы һәм билгеле ат заводы булып тора. Молоствовлар хуҗалары булган завод күп еллар буе Россиядә иң зур булып саналган.

Шул ук районда сәфәрнең соңгы ноктасы - борынгы Болгар шәһәре булып тора. Искә төшерик, 1991 елда шәһәр Болгар исемен алды. 2010 елдан Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев теләге буенча масштаблы Булгар һәм Свияжск шәһәрләрен саклау һәм үстерү “Яңарыш” фонды республика программасын тормышка ашыру башланды. Ул тарихи һәм истәлекле урыннарны реставрация һәм яңадан төзү, яңа мәдәни һәм инфраструктура объектларын төзүен үз эченә ала.

Сәфәрнең беренче тукталышы – Идел яры. Аның янында Татарстан Республикасының мәдәни мирасы һәйкәлләренең берсе - Болгар шәһәрлеге урнаша. Аның территориясендә минарет һәм мәчет, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолей, Кара һәм Ак пулат, берничә музей урнашкан. Тарихи мәгълүматлар буенча монда хан сарае һәм хан мунчалары да урнашкан. Музейларның берсендә дөньяда иң зур 632 битле һәм 800 килограммлы Италиядән килгән Коран бар. Башта Коран Кол Шәриф мәчетендә сакланган, ә 2012 елның җәендә 922 елда рәсми рәвештә ислам дине кабул иткән Болгар шәһәренә күчкән.

Киләсе тукталыш – Болгар шәһәренә керү янында урнашкан Ак мәчет комплексы булып тора. Комплекска мәчет бинасы, муфтий бинасы, мәдрәсә керә. Мәйданда 88 колонна урнашкан, а уртада – фонтаннар. Ак мәчеттән ерак түгел “Ипи музее” урнашкан. Аның территориясендә су һәм һава тегермәннәре, татар өе интерьеры белән тегермәнче йорты, хайваннар сарайлары, чыныктыру урыны, авыл хуҗалыгы техникалары һәм сувенир кибетләр урнашкан. Шунда ук, икмәк пешерү йортында хәзер генә пешергән ипине сатып алырга була. Кайбер күргәзмә павильоннары ипинең роле, аны үстерү, эшкәртү һәм пешерү турында сөйли.

“Сәфәр бик кызык булды”, - дип Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы эшчеләре уртаклаштылар. – “Анда без Кама Болгары, борынгы Болгар шәһәренең яңарышын күзәтәбез”.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International