Республиканың яңа инвестицион мәйданы проект командасы «Kohl&Partner» халыкара консалтинг компаниясе белән очрашты. Компания Казанга Татарстан Республикасының туризм потенциалын бәяләү, Туризм өлкәсендә Татарстан Республикасының стратегик урнаштыру буенча тәкъдимнәр уйлап табу һәм өлкәнең үсеше буенча җентекле план әзерләү өчен килде.
Искә төшерик, Австрия компаниясе вәкилләре Казанда эш визиты белән 2013 елның 30 июленнән 6 августка кадәр булалар. Визит кысаларында «Kohl&Partner» белгечләре Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Свияжск, борынгы шәһәр Болгарның истәлекле урыннарын карадылар. Атна эчендә алар Казан хакимияте, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре, туристик фирмалар директорлары белән очраштылар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ассызыклаганча, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 үткәрү Татарстан Республикасының туризм өлкәсенә зур өлеш кертте.
Линар Якупов “СМАРТ Сити Казан” территориясендә дүрт кластерны булдыру турында сөйләде: медицина, мәгариф, туризм һәм алдынгы технологияле җитештерү кластерлары.
Туристик кластер кысаларында сәяхәт агымнары гына түгел, бизнес-туризм, медицина туризмы, мәгариф туризмы һәм республика өчен яңа булган юнәлеш – урбанистик туризм да үсәчәк дип очрашуда билгеләнде. Кластер үсешенә аэропортка якын булу, “СМАРТ Сити Казан” проектында урнашачак күргәзмә һәм конференцияләр заллары, транзит кунакханәләр һәм сәүдә мәйданнары булуы ярдәм итәчәк.
“СМАРТ Сити Казан” проекты буенча сораулар «Kohl&Partner» вәкилләре ягыннан түбәндәге темалар буенча булды: кунакханәләр саны, туристларны урнаштыру мөмкинлекләре, инвестицион мәйданында урнашачак күргәзмә үзәгенең эшчәнлеге.
““СМАРТ Сити Казан” буенча мәгълүмат өчен рәхмәт”, - дип «Kohl&Partner» белгечләре билгеләделәр. – “Без шул проект буенча күп һәм файдалы мәгълүмат белдек”.
Белешмә
«Kohl&Partner» консалтинг компаниясе Австриядә туризм өлкәсендә беренче һәм Европада шул өлкәдә иң зур компанияләреннән берсе булып тора. 30 ел эшчәнлек эчендә «Kohl&Partner» халыкара проектларны үстерү буенча үзен яхшы һәм һөнәрле партнер булганын күрсәтте.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте