Чечен Республикасының Инвестицион һәм инновацион сәясәт буенча хөкүмәт комитеты урынбасары Алихан Магомадов һәм Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Мәскәүдә 25 июльдә үткән IV Халыкара инвестицион форумы “Сәнәгать проектлары - 2013” кысаларында инвестицион сәясәт өлкәсендә тәҗрибәләре белән алышу мөмкинлекләре турында уртаклаштылар.
“Россиядә иң отышлы инвестицион үсеш агентлыклары җитәкчеләренең берсе – Линар Якупов белән - Чечен мәйданында булган муниципаль районнарына инвестицияләрне җәлеп итү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсен куллану турында уртаклаштылар”, - дип “Грозный-Информ” мәгълүмат агентлыгы Алихан Магомедов билгеләде.
Очрашу нәтиҗәсендә, региональ инвестицион йөзен яхшырту, Россия һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча Татарстан тәҗрибәсен урында тикшерү өчен Чечен Республикасының Инвестицион һәм инновацион сәясәте буенча хөкүмәт комитеты вәкилләренең Казанга килүе турында килештеләр.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте