“Чистай” индустриаль паркының үсеше буенча бүлек барлыкка килде

2013 елның 9 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Хуснуллин белән очрашуда индустриаль паркы территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыру турында уртаклаштылар. Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов, ТР ИҮА беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА дәүләт-шәхси партнерлык үсеше бүлеге рәисе Сергей Головин һәм “ТР Үсеш Корпорациясе” генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар.

Искә төшерик, июль аенда Чистай районына эш визиты кысаларында ТР премьер-министры Ильдар Халиков “Чистай” индустриаль паркы территориясендә киңәшмә үткәрде. Премьер-министр мәйданның билгеле үсешенә карамастан, аны активрак үстерергә кирәклеген билгедәде.

Катнашучылар, шулай ук, парк территориясендә сәнәгать корылышларын тәзелеше, проектның финанслар ягы, тәзелеш параметрлары һәм җирне арендага алу турында уртаклаштылар. Мәсәлән, Руслан Хуснуллин мәйдан резидентларына җиде ел буенча җир өчен акча түләүдән азат ителү, табышка, мөлкәткә салымны киметү һәм энергетик инфраструктурасына түләүсез тоташтыру өстенлекләрен ассызыклады. Ул, шулай ук, “Чистай” индустриаль паркын караучы Чистай муниципаль районының башкарма комитетында махсус бүлекне булдыру турында белдерде.

Очрашу нәтиҗәсендә бирелгән сорауларны җентекләп карау турында килештеләр.

 

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International