Казахстанның хәләл индустриясе ассоцияциясе белән очрашу узды

2013 елның 9 августы, җомга

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында БДБ һәм Көньяк-Көнчыгыш илләрендә хәләл индустриясе буенча белгече,  Казахстанның хәләл индустриясе ассоцияциясе директоры Марат Сарсенбаев белән очрашу узды.

Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Милли индустриаль хәләл ассоциациясе” башкарма директоры Иршат Юнусов, “Хәләл” стандартлары буенча Комитет урынбасары Марат Низамов катнаштылар.

Очрашу кысаларында Татарстан һәм Казахстанның хәләл индустриясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында уртаклаштылар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International