Казанда Халыкара транспорт һәм логистика форумы үтәчәк

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

13-14 сентябрьдә Татарстан Республикасының башкаласында “Бердәм халыкара транспорт һәм логистика системасын булдыру һәм аның үсешенең хәзерге һәм киләчәк хәле Халыкара транспорт һәм логистика форумы үтәчәк.

Чараны Россия Транспорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасының хөкүмәте оештыра. Форумда хөкүмәт органнары, Россия Федерациясе субъектлары, Россия һәм чит илләрнең транспорт комплексы эре эшханәләре вәкилләре катнашачак.

Халыкара транспорт һәм логистика форумы кысаларында “Зөя регионара мультимодаль логистика үзәге” беренче проектының презентациясе планлаштырылган. Шул проект эшли торган “Төньяк – Көньяк”, “Көнбатыш – Көнчыгыш” һәм булачак “Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридорлары өчен йөкле агымнарны эшкәртүгә юнәлгән.

Форумда транспорт коридорларын, транспорт һәм логистика системаларын үстерү, инновацияләрне кертү, регионнарның транспорт һәм логистика комплексын яхшырту сораулары каралачак. Докладлар һәм сөйләшүләр, шулай ук, мультимодаль логистика үзәкләре эшчәнлеге, регионның транспорт инфраструктурасының үсеше, ватан һәм халыкара институтларны җәлеп итү турында да булачак. Чара логистика һәм транспорт өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру буенча Россия Федерациясенең регионнары һәм чил ил партнерларының тәҗрибәләре белән алмашу мәйданына әйләнәчәк.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International