Россия эшкуарларына һәм хакимият башкарма органнарына чит илләрдә уку һәм аларның тәҗрибәләрне тикшерү кысаларында туры эш контактларын урнаштырырга тәкъдим ителә

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

Инвестицияләр, инновацияләр һәм корпоратив тренинглар буенча халыкара үзәк «Savor Group» Великобритания консалтинг компаниясе ярдәмендә 2013 елның октябреннән декабрьгә кадәр Россия делегацияләренә халыкара уку, инвестицион симпозиумнар һәм бизнес миссияләр оештыра.

Халыкара уку һәм бизнес миссияләр Великобританиядә (2013 елның 21-26 октябрендә), Франциядә (2013 елның 4-9 ноябрендә), Швейцариядә (2013 елның 18-23 ноябрендә), Австриядә (2013 елның 2-7 ноябрендә) һәм АКШда (2013 елның 15-22 ноябрендә (+5 гыйнварга кадәр)) үтәчәк.

Россия эшкуарларына һәм хакимият башкарма органнарына халыкара туры контактлар урнаштыру, тәҗрибә белән алмашу, халыкара иң отышлы тәҗрибәләр белән танышу, квалификация үстерү мөмкинлекләре биреләчәк.

Халыкара уку алдагы технологияле эшкуарларны карау белән 11 юнәлештә 30 уку программасын үз эченә ала, шулар арасында инвестицион симпозиумнар һәм бизнес миссияләр оештырылачак. Симпозиумнар “түгәрәк өстәл” артында чит ил инвестицион берләшмәсе белән очрашудан торалар. Шунда Россия һәм аның субъектлары үзенең инфраструктура проектларын күрсәтә һәм Россия икътисадын үстерү өчен чит ил партнерларының инвестицион мөмкинлекләрен җәлеп итә алачаклар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International