Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин һәм ТР Үсеш Корпорациясе вәкилләре «Сёгют Иншаат» Төркия компаниясе делегациясе белән очраштылар.
Кунакларга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы һәм «СМАРТ Сити Казан» яңа инвестицион мәйданы презентацияләнде. Презентация барышында ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Татарстан Республикасының сигез приоритетлы юнәлешләрен билгеләде. Алар арасына химия һәм нефтехимия сәнәгате, машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, төзелеш һәм төзелеш материалларын җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, медицина һәм фармацевтика, мәгълүмати технологияләр һәм телевизион аралашу, халәл-индустрия, хезмәт күрсәтү һәм туризм керә. «СМАРТ Сити Казан» проекты медицина, алдагы технологияләр, мәгариф һәм хезмәт индустриясенә юнәлгән.
Презентация барышында кунаклар республика транспорт инфраструктурасы, Идел елгасының транспорт һәм Татарстан территориясендә компаниянең булу мөмкинлекләре белән кызыксындылар.
Роберт Галиуллин, шулай ук, МИЗ «Алабуга» һәм «СМАРТ Сити Казан» проектының өстенлекләрен ассызыклады. Мәсәлән, «СМАРТ Сити Казан» инвесторларга җир, транспорт, милеккә асламсыз налог һәм ятьмәләргә түләүсез кабызылу өстенлекләрен бирә.
ТР ИҮА һәр айны инвестицион өлкәсендә эшчәнлеге буенча җаваплы Татарстан Республикасының бөтен министрлыклар һәм идарәләр вәкилләрен җыя. Бу киңәшмә республика инвестицион потенциалы үсешенең планнарын һәм сорауларын карый. Шуның турынңа очрашу барышында ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин белдерде.
«Сёгют Иншаат» үз чиратында компаниянең эшчәнлеген презентацияләде. «Бөтен шәһәр инфраструктурасын төзү мөмкинлекләре бар» дип белдерделәр.
«Сёгют Иншаат» Мәскәүдә үз вәкиллеген ачты, әмма бу көнгә Россиядә эшчәнлеге юк, - дип Төркия компаниясе вәкиле уртаклашты. – «Хәзер компания инвестицияләү өчен төрле мәйданнарны карый».
«Бизнес һәм дәүләт органнарының мөнәсәбәтләрен яхшырту өчен 2013 елда Татарстанның инвестицион мәйданнарында инвестицион проектларын мониторинг электрон системасы булдырылачак, - дип Роберт Галиуллин билгеләде. – Киләчәктә система республиканың бөтен территориясенә эшләчәк».
Очрашу азагында ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин «Сёгют Иншаат» компаниясен 2013 елның 2-3 октябрендә үтәчәк Россия һәм ИХИ илләренең Халыкара икътисад саммиты KazanSummit 2013 кә чакырды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте