Бүген Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов Россия һәм чит ил компанияләре вәкилләре белән очраштылар.
Эш визиты барышында ТР ИҮА һәм ТР Үсеш Корпорациясе җитәкчелеге «Джейсон Партнерс Консталтинг», European Investment Bank һәм Россия Федерациясендә Корея Республикасы илчелегененең сәүдә бүлеге вәкиллеге (КОТРА) вәкилләре белән очраштылар.
«Джейсон Партнерс Консталтинг» белән очрашу кысаларында 2013 елның 30 июлендә кул куелган хезмәттәшлек буенча меморандумны тормышка ашыру буенча якларның мөнәсәбәт сораулары каралды. Искә төшерик, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов 30 июльдә «Джейсон Партнерс Консталтинг» башкарма директоры Сергей Шавкунов белән очрашты. Очрашу нәтиҗәсендә «СМАРТ Сити Казан» яңа инвестицион мәйданының мәгълүмат һәм элемтә өлкәсен тормышка ашыруына ярдәм итү буенча меморандумга кул куелды.
КОТРА компаниясе белән Линар Якупов беренче тапкып Корея Республикасына эш визиты белән барганда очрашты. Ул Кореяда 13 нче Россия - Корея икътисади һәм фән-техника хезмәттәшлеге буенча бердәм коммисиясендә катнашты. Бүген Россиядә КОТРА вәкиле Александр Буканов белән хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләштеләр.
Бердәм эш киләчәкләре һәм мөмкинлекләре турында, шулай ук, Линар Якупов, Булат Гаянов һәм European Investment Bank вәкилләре арасындагы очрашуда уртаклаштылар. Банк Европа Бергәлегенең дәүләт финанслар һәм кредит оешмасы булып тора һәм ЕБ илләренә кызык булган объектларны төзүенә кредит бирү белән шөгельләнә.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте