“Хайтед” инжиниринг компаниясе Татарстанда урнашу мөмкинлекләрен карый

2013 елның 23 августы, җомга

Татарстан Республикасы территориясендә алдагы эшчәнлегендә кызыксынуын “Хайтед” вәкилләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге белән очрашуында белдерде.

Искә төшерик, “Хайтед” эшчәнлеге Казанда Универсиада 2013 үткәрү белән бәйләнгән, мәсәлән студент уеннарының иң төп объектында – футбол стадионында. Бу елда компания эшчәнлеге Петербург икътисади форумы белән бәйләнгән.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР ИҮА дәүләт-шәхси партнерлык үсеше бүлеге рәисе Сергей Головин, “ТР Үсеш Корпорациясе” генераль директоры Булат Гаянов белән очрашуында ҖЧҖ  «Хайтед» җитәкчесе Евгений Марикуца һәм ҖЧҖ  «Хайтед» проект менеджеры Алексей Трошков компаниянең эффектив энергетик чишелешләре турында сөйләделәр. «Хайтед» вәкилләре, шулай ук, республиканың индустриаль паркларының берсе белән энергия белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек буенча сөйләшүләр үткәрүен ассызыкладылар.

“Без Татарстанда үсеш ала торган инвестицион проектларында хезмәттәшлек итергә кызыксынабыз”, - дип «Хайтед» компаниясе вәкилләре белдерделәр.

Яклар компанияне Татарстан инвестицион мәйданнарында энергия белән тәэмин итү проектларын тормышка ашыруында катнашу мөмкинлекләре буенча уртаклаштылар. ТР ИҮА Линар Якупов Агентлыкның республиканың инвестицион һәм сәнәгать мәйданнары белән эш итүдә компаниягә ярдәм итәргә әзерлеген ассызыклады.

 

 ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International