Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Россия Федерациясендә Тайланд патшалыгының Хезмәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Итти Дитбанчонг башлыгында булган делегация белән очрашу узды.
Ике көнлек визит белән килгән делегация составына илчедән тыш Тайландның тулы вәкаләтле министры Нитая Джессадачатр, Икътисади сораулар буенча киңәшчесе Бунярит Вичиенпунту һәм Сәүдә вәкиллегенең киңәшчесе Сисапат Вачарапай катнаштылар.
Тайланд делегациясе белән очрашуында, шулай ук, ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, “ТР Үсеш Корпорациясе” генераль директоры Булат Гаянов “ТР Экспорт корпорациясе” генераль директоры Айрат Назмеев катнаштылар. Очрашу барышында туризм һәм хезмәт индустриясе, экспорт,хәләл-индустрия, медицина һәм фармацевтика сораулары каралды. Кунакларга республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалын, “СМАРТ Сити Казан” мәйданын, экспорт юнәлешенең үсешен презентацияләделәр.
Бүген үк Тайланд делегациясе ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эш очрашуын уздырды. Кайбер очрашулар хәләл-индустриясенә багышланган булды. Иртәгә Россия Федерациясендә Тайланд патшалыгының Хезмәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәренең мэры Ильсур Метшин белән очрашачак.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте