Мексика инвесторлары белән эш итү кысаларында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Мексиканың Нуэво Леон штатының Монтеррей шәһәренә эш визиты белән килделәр.
Визитның беренче көнендә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының Metalsa компаниясе җитәкчелеге белән очрашу узды. Очрашуда Metalsa Генераль директоры Леопольдо Седильо, “Тиҗәрәт транспорты” юнәлешенең президенты Анхель Лоредо һәм Үсеш буенча Вице-президенты Периклс Аретос катнаштылар.
Очрашу барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Metalsa компаниясенең мөмкинлекләре белән таныштылар һәм компаниянең җитештерү мәйданнарын карадылар. Metalsa җитәкчелеге Россиядә компания үзенең җитештерүен урнаштыру нияте турында белдерде. Татарстан Республикасы Россиягә керү соравында сөйкемле регион булып тора. Яклар республика территориясендә автокомпонентлар җитештерүен урнаштыру буенча уртаклаштылар.
Шул ук көндә ТР ИҮА җитәкчесе һәм чит ил инвестицияләрен һәм халыкара сәүдә юнәлешендә җаваплы Нуэво Леон штатының хөкүмәт вәкиле - Роландо Зубиран әфәнде арасында очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасының машина индустриясенә Мексика компанияләрен җәлеп итү буенча хезмәттәшлек сораулары буенча уртаклаштылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте