Нуэво-Леон төньяк-көнчыгыш Мексика штатының башкаласында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының эш визиты дәвам итә.
Искә төшерик, Мексика инвесторлары белән эш итү кысаларында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Мексиканың Нуэво Леон штатының Монтеррей шәһәренә эш визиты белән килделәр.
Визитның беренче көнендә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының Metalsa компаниясе җитәкчелеге һәм чит ил инвестицияләрен һәм халыкара сәүдә юнәлешендә җаваплы Нуэво Леон штатының Хөкүмәт вәкиле Роландо Зубиран белән очрашулар узды.
Икенче көн барышында Нуэво Леон штатының Хөкүмәте һәм берничә Мексика компанияләре белән очрашулар үтте. Очрашуларда Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы тәкъдим ителде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте