Татарстан Республикасының инвестицион дайджесты: Сарман районы белән «инвестицион сәгать»

2023 елның 24 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсе кысаларында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Мондый киңәшмәләр атна саен республика Хөкүмәте йортында уза. Район башлыгы докладында район эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, тармакларны үстерү, эшмәкәрлек торышы, хезмәт хакы һәм эшсезлек дәрәҗәсе, социаль инфраструктура һәм торак төзелеше темплары, мәгариф, төрле өлкәләрдә казанышлар карала.

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин район эшчәнлегенең төп күрсәткече булып тулаем территориаль продукт күләме тора дип сөйләде. 2022 елда аның күләме 50 млрд 966 млн сум тәшкил итте. Үсеш темпы узган елга карата чагыштырма бәяләрдә 106%.

Районның икътисади үсешенең бер факторы булып эшлекле климатның яхшыруы һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге тора. 2022 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 5 млрд 898 млн сум тәшкил итте, үсеш 71,1% тәшкил итте.

«Җәлилнефть» НГДУ инвестицияләре - 4,3 млрд сум. Яңа скважиналар төзүгә 2,5 млрд сум акча тотылган. 41 яңа скважина файдалануга тапшырылган. 1,4 млрд сумлык җиһазлар сатып алынган, ремонт һәм капиталь төзелешкә 873 млн сум акча юнәлтелгән.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасын ныгытуга 285 млн сум акча юнәлтелгән.

Хуҗалыкларының инвестицияләре 34,4 млн сум тәшкил итте. 1 кварталда төп капиталга инвестицияләр күләме 1041 млрд сум тәшкил итте.

Ел ахырына 6 млрд 271 млн сумга кадәр арту көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International