Инвестицион комиссия Ford Sollers өчен автокомпонентлар җитештерү буенча эшмәкәрлек булдыру проектын карады

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Ford Sollers өчен автокомпонентлар җитештерү буенча бердәм эшмәкәрлекне машиналарның кузов өлешләрен җитештерүче Faurecia Automotive Exteriors Испания компаниясе  һәм машина сәнәгатенә пластиктан такымнарны җитештерүче «Хитон-Пласт 2» Казан компаниясе булдырырга ниятләнәләр.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында дәүләт һәм муниципаль органнар, инвестицион, консалтинг, лизинг компанияләр һәм фондлар, тиҗәрәт банклар вәкилләре катнашуы белән утырыш үтте. Faurecia Automotive Exteriors һәм «Хитон-Пласт 2» компанияләренең бердәм хезмәттәшлеге һәм яңа җитештерүне урнаштыру мәйданы булып саналачак Яр Чаллыда булган “Инвестор” индустриаль паркының үсеш проекты турында уртаклаштылар.

«Хитон-Пласт 2» компаниясенең Генераль директоры Ринат Насретдинов сүзләре буенча, бердәм эшмәкәрлек Татарстан Республикасында Ford Sollers җитештерүен бампер системалары белән тәэмин итәчәк. Ринат Насретдинов, шулай ук, Faurecia Automotive Exteriors һәм «Хитон-Пласт 2» бердәм эшмәкәрлеген урнаштырырга мөмкинлек биргән мәйданны озак вакыт буенча эзләгәнен ассызыклады. Җитештерүне урнаштыру соравы Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә чишелгән – инвесторларга Яр Чаллыда урнашкан “Инвестор” индустриаль паркы тәкъдим ителде. Килешү буенча “Инвестор” каты техник таләпләрен үти торган Faurecia Automotive Exteriors һәм «Хитон-Пласт 2» бердәм җитештерүенә эзер бүлмә төзәчәк.

Инвестицион комиссиянең утырышы барышында Faurecia Automotive Exteriors һәм «Хитон-Пласт 2» бердәм проектын тормышка ашыру кысаларында ярдәм итү сораулары каралды. Утырыш нәтиҗәсендә каралган проектларны Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәисе булган Татарстан Республикасының Инвестицион киңәшмәсе утырышына чыгарырга дип килештеләр.

Үткән атнада “Инвестор” паркы территориясендә яңа җитештерүне урнаштыру сораулары Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында  Ford Sollers, Faurecia Automotive Exteriors һәм «Хитон-Пласт 2» компанияләре вәкилләре белән очрашуында каралды. Очрашу барышында компанияләр вәкилләре Faurecia Automotive Exteriors һәм «Хитон-Пласт 2» бердәм проектын  “Инвестор” паркы территориясендә тормышка ашыруның хәрәкәтләре турында уртаклаштылар.

Шул очрашуда ТР ИҮА һәм Ford Sollers уртаклашуның тагын бер темасы башка автокомпонентлар җитештерүче компанияләрне республика территориясенә җәлеп итү сораулары булып торды. Ford Sollers Вице-президенты һәм Башкарма директоры Адиль Ширинов ассызыклаганча, автокомпонентларны җитештерү өлкәсендә эшли торган эшмәкәрлекнең республикада булуы компаниянең Татарстан территориясенә җитештерүен урнаштыру өчен бик мөһим булып тора.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International