Grohe AG Германия компаниясе Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген киңәйтүдә кызыксына

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе техник белгечләре белән очрашуында компаниянең Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген киңәйтү нияте белдерелгән.

БДБ илләре һәм Россиядә проектлы бизнес буенча директор Оливер Рис әйткәнчә, Grohe AG компаниясенең Татарстанда киңәю нияте инде берничә ел дәвамында бара, ә уйланган планнарны тормышка ашыруын финанс кризисы бирмәгән. Оливер Рис бүген компаниянең җтәкчелеге дәрәҗәсендә республикада Grohe AG бизнесын үстерү буенча стратегик планнарны тормышка ашыру турында уртаклашулар бара. Мәсәлән, Grohe AG Татарстан территориясендә зур проектларны тормышка ашыруда катнашырга кызыксына.

Очрашу кысаларында Grohe AG компаниясе вәкилләре Татарстанның яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» белән таныштылар һәм шул проектта катнашу мөмкинлекләре турында уртаклаштылар. Очрашу нәтиҗәсендә, алдагы хезмәттәшлек һәм бердәм эшчәнлек делальләрен карау турында килештеләр.

 

Белешмә

Германиядә 1936 елда нигез салынган һәм 15 илдә үз вәкиллеге булган Grohe AG компаниясе санитар-техник арматура, смеситель һәм аксессуарларны җитештерүче булып тора. Grohe компаниясендә алты җитештерү мәйданы бар, аларның өчесе чит илләрдә урнашкан: Португалиядә, Тайландта һәм Канадада. 82% продукциясе Германиядән читтә чыгарыла.


ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International