Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Сәламәтлек саклауда дәүләт-хосусый хезмәттәшлекнең иң яхшы проекты» Бөтенроссия конкурсын үткәрү буенча конкурс комиссиясе 2022 ел өчен конкурска нәтиҗә ясады.
«Сәламәтлек саклауда дәүләт-хосусый хезмәттәшлекне үстерү дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясенең иң яхшы субъекты» номинациясендә 2022 елда Татарстан Республикасы җиңүче дип танылды.
2022 ел өчен конкурс җиңүчеләрен бүләкләү 2023 елның 17 июнендә XXVI Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында бүләкләү тантанасында узды.
Конкурста каралган уңышлы практикаларны бәяләү һәм тиражлау формасы кызыксыну күрсәтә һәм дәүләт-хосусый хезмәттәшлек кысаларында кызыксынучы хакимият органнары, бизнес вәкилләре, экспертлар берләшмәсе үзара хезмәттәшлегенең әзер практикаларын куллану мөмкинлекләрен ача.