Инвесторларга участоклар алдан әзерләнергә тиеш

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Талия Миңнуллина бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасында «Эффектив регион» пилот проектын гамәлгә ашыру буенча Координация советының Хөкүмәт Йортында узган уртак утырышында катнашты. Утырышка барлык муниципаль районнар видеоконференцэлемтә режимында катнашты.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Залда шулай ук Татарстан Республикасының Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» дәүләт корпорациясенең «Росатом» җитештерү системасы» АҖ проекты җитәкчесе Дмитрий Репьев, ТР Рәисе администрациясе һәм ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, республика оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.

«Росатом» дәүләт корпорациясенең «Росатом» җитештерү системасы» АҖ проекты җитәкчесе Дмитрий Репьев Татарстан Республикасында «Сквозной инвестиционный поток» проектын гамәлгә ашыруның беренчел нәтиҗәләрен һәм перспективаларын тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә ассызыклады: Сквозной инвестиционный поток» проектын уңышлы тормышка ашыру өчен һәм инвесторларга уңай шартлар тудыру өчен берничә бурычны үтәргә кирәк. Бу, беренче чиратта, квалификацияле персонал әзерләү, төгәл регламентларны билгеләү һәм үтәү, шулай ук махсус җир участоклары пулы, алар әзер булырга һәм инвесторга тапшырылырга тиеш. Болар барысы да инвесторлар белән эшне тизләтәчәк. Нигездә, бу юнәлешләрдә эш оештырылган. Без реаль нәтиҗәләрне көтәбез».

«Инвестиция ягыннан кызыклы җир кишәрлекләре алдан әзерләнергә тиеш! Моның өчен җир кишәрлекләрен формалаштыру, кирәкле категориягә күчерү һәм рөхсәт ителгән куллануның кирәкле төрен билгеләү буенча эш башкарылырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә территориаль планлаштыруның ролен арттырырга кирәк. Инвесторның әзер җир кишәрлеген арендага бирү мөмкинлеге турындагы үтенечен карауның идеаль процессы артык бюрократик процедураларсыз уза ала», - дип йомгаклады ТР ИҮА башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International