“Мираж” кунакханәсендә Россиядә һәм Татарстан Республикасы территориясендә ислам финанслары үсешенең бишьеллык стратегик план проекты буенча уртаклаштылар.
Очрашуны оештыручы Thomson Reuters халыкара мәгълүмат агентлыгы белән бергә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы булып торды. Проектны Thomson Reuters Ислам финанслары өлкәсендә тикшеренүләр алып бару һәм продуктларны уйлап табу департаменты директоры Мустафа Адил тәкъдим итте. Очрашуда финанс институтлары һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмалары катнаштылар.
Искә төшерик, 1 майда Дубаида үткән III Еллык инвестицион форумы Annual Investment Meeting (AIM) Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында Thomson Reuters халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы арасында мәгълүмати аралашу өлкәсендә хезмәттәшлек буенча кул куелды. Бердәм эшчәнлек юнәлешләренең берсе ислам финанслары буенча юл картасын уйлап табу булып тора.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ассызыклаганча, Россия һәм ИХО илләренең V Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2013) кысаларында үтәчәк ислам финанслары буенча конференциядә Россиядә һәм Татарстан Республикасы территориясендә ислам финанслары үсешенең стратегик планы рәсми рәвештә тәкъдим ителәчәк.
Стратегик план проект буенча Татарстан Республикасы үзен БДБ илләрендә ислам финанслары үзәге итеп күрсәтергә тиеш. Мустафа Адил Татарстанның ислам финанслары өлкәсендә башка регионнарга караганда өстенләкләр булуын билгеләде. Thomson Reuters билгеләгәнчә, ислам инвесторлары ислам банкингына 2018 елга 28 млрд. доллар китерә алалар.
Татарстанда отышлы ислам финанслау үсеше мисаллары бар. Бу елда республикада Россия Федерациясенең ислам илләре белән аралашу буенча V Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты үтәчәк. 2009 елда үткән беренче KazanSummit нәтиҗәләре буенча Россиядә беренче ислам инвестицион компаниясе – Татарстан халыкара инвестицион компаниясе (ТХИК) барлыкка килде. Компания Ислам банкы үсеше, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм ИХО илләреннән чит ил инвесторлары ярдәмендә барлыкка килде.
2012 елда ТХИК Евразия лизинг компаниясенә (ЕЛК) нигез салды, бу елда аның устав капиталы 10 млн. долларга артты. 2011 елның сентябрендә “Ак Барс” банкы БДБ илләрендә 60 млн. доллар кыйммәте булган бер елга финанслауны җәлеп итү буенча беренче “мурабаха” килешүен ясады. 2012 елның гыйнварендә “Ак Барс” банкының килешүе «Islamic Finance News» финанс басмасы буенча Европада 2011 елда иң яхшы килешү булып танылган.
Татарстанда, шулай ук, ислам финанслары өлкәсендә эшли торган “Амаль” финанс йорты барлыкка килде. Компаниянең еллык артуы 30-40% тәшкил итә. Шуннан башка Татарстан территориясендә ислам финанслары өлкәсендә эшли торган Малайзия һәм башка ислам илләре үзенең вәкиллекләрен ачалар.
2013 елның маенда Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы – “СМАРТ Сити Казан”ны тормышка ашыру кысаларында Берләшкән Гарәп Эмиратлары, Катар, Бахрейн илләренннән инвестицион компанияләр группасы Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) компаниясенә нигез салдылар. TGIC проектка Якын Көнчыгыш илләреннән башка инвестицион компанияләрне җәлеп итү өлкәсендә эшли.
“Татарстан ислам илләрен һәм үсеш ала торган илләрне тоташтыра алачак, - дип очрашуда катнашучыларның берсе билгеләде. – Безнең регион ислам финанслары өлкәсендә иң алда баручы һәм башкалар өчен мисал була алачак”.
Очрашуда 2015 елга ислам банк активларының 2,2 трлн. долларга кадәр үсүе көтелә дип ассызыкланды. ( 2011 елда – 1,1 трлн. доллар).
Очрашуда, шулай ук, шул өлкәдә булган проблемалар турында уртаклаштылар. ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов сораулар буенча сөйләшүләрдән бердәм эшкә күчү кирәклеген ассызыклады.
Эш очрашуы нәтиҗәсендә юл картасын уйлап табучылар KazanSummit 2013 тә аның тәмамланган вариантын тәкъдим итәчәкләр.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте