Татарстанда лазерлы технологияләр буенча инжиниринг үзәге булачак

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

“КАИ-Лазер”  инжиниринг үзәген булдыру буенча “Юл картасы” проектын тормышка ашыру IPG Photonics компаниясе делегациясенең МИЗ “Алабуга” га визиты кысаларында кул куелды. Документка Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм IPG Photonics президенты Валентин Гапонцев кул куйдылар.

Сәнәгать лазерлы технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге Казанда IPG Photonics компаниясе А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты белән бергә булдырылачак. Үзәктә алдагы җитештерү өчен белгечләрне әзерләчәкләр һәм фән-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгелләнәчәкләр.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International