PROEstate 2013 форумында Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе һәм Идарә итүчеләр һәм Девелоперлар гильдиясе хезмәттәшлек турында киләшүгә килделәр

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

ААҖ “Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе” генераль директоры Булат Гаянов һәм Идарә итүчеләр һәм Девелоперлар гильдиясенең (ИИДГ) президент-электы Андрей Степаненко документ астына имзаларын куйдылар.

Бүген күчемсез мөлкәт буенча PROEstate 2013 Халыкара инвестицион форумында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов алдында Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе һәм Идарә итүчеләр һәм Девелоперлар гильдиясе арасында хезмәттәшлек буенча киләшүгә кул куйдылар.

Килешү алдагы өлкәләрне үз эченә ала: Татарстан Республикасының территориясендә проектларны тормышка ашыру өчен инвестицияләрне мавыктыру максатында күчемсез мөлкәт өлкәсендә проектларны алга таба чыгару; халыкара дәрәҗәдә инвестицион активлыгын үстерү һәм Татарстан Республикасының икътисади потенциалын эффектив куллану максатында яклар арасындагы аралашу; ИИДГ белән бергә проектларны тормышка ашыру, федераль дәрәҗәдә девелоперларны җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлек.

Очрашу барышында ТР ИҮА җитәкчесе Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе һәм Идарә итүчеләр һәм Девелоперлар гильдиясе вәкилләре Татарстан территориясендә эре инвестицион проектларын тормышка ашыру кысаларында актив аралашачаклар дип билгеләде.

“6 сентябрьдә РФ Хөкүмәте карары буенча бөтенроссия дәрәҗәсен алган Идарә итүчеләр һәм Девелоперлар гильдиясенә девелопмент һәм инвестицион өлкәсендә эшли торган яхшы партерларны булдырырга кирәк. Бирелген килешү кысаларында без Татарстан Республикасында күчемсез мөлкәт проектларын җәлеп итергә планлаштырабыз”, - дип Андрей Степаненко ассызыклады.

 

 ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International