Россиядә нефть һәм химия сәнәгате буенча алдан баручы Master Chemicals Nalco Champion Татарстан Республикасының башкаласында яңа Тикшеренү үзәген ачты.
6500 кв. м җитештерү бүлмәләре һәм якынча 1200 кв. м лаборатория мәйданнары Master Chemicals Nalco Champion офисы белән бергә ачылдылар. Ачыш церемониясендә, шулай ук, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
2013 елның апрелендә бөтендөнья су, профилактика, энергетик технологияләр һәм хезмәттә алдан баручы Ecolab һәм Master Chemicals Nalco Champion Россиядә нефть һәм газ сәнәгатендә төп үзәк булган Казан шәһәрендә үзенең эшчәнлеген берләштерергә карар иттеләр.
“Master Chemicals Nalco Champion нефть һәм газ өлкәсендә генә түгел, әмма республикада кадрлар сәясәтен формалаштыруында стратегик партнер булып торачак”, - дип Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде.
Master Chemicals Nalco Champion Россия һәм газ сәнәгатенә су һәм энергия өлкәсендә җитештерүчәнлекне үстерү һәм тотылуларны киметү өчен махсус югары сыйфатлы химия чишелешләрен һәм технологияләрен тәкъдим итәчәк.
“Татарстан Россиядә нефть һәм газ чыгару буенча мөһим үзәк булып тора, ә Тикшеренү үзәгенең ачышы бу өлкәгә һәм регионга мөнәсәбәтен күрсәтә, - дип Oilfield Chemicals, Nalco Champion вице-президенты Кевин Фриар ассызыклады. – Командаларыбызны берләштергәч, без клиентларга киңәйтелгән хезмәт, инновацион технологияләр һәм бу индустриядә алган тәҗрибәне тәкъдим итәчәкбез”.
Тикшеренү үзәге алдынгы технологияләр куллану белән су байлыклары белән идарә итү һәм химизация процесслары буенча иң яхшы дөнья тәҗрибәсен алачак.
Белешмә
Master Chemicals Nalco Champion. 2013 елның апрелендә Nalco, Champion Technologies һәм Master Chemicals Россия һәм БДБ илләрендә үзенең эшчәнлеген киңәйтү өчен берләшкәннәр. Бүген, Master Chemicals Nalco Champion югары технологияле дәрәҗәдә комплекслы химизация проектларын эшли торган алдынгы китереп торучы булып тора.
Ecolab Ecolab (ECL) –су, профилактика, энергетик технологияләр һәм хезмәтне тәкъдим итүче дөньяда алдан баручы булып тора. 2012 елда ул 12 млрд. доллар керем алды.
The Wall Street Journal - http://online.wsj.com/