Татарстанның медицина һәм фармацевтика секторы Мәскәүдә инвестицион семинарында тәкъдим ителде

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрьдә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Вәкаләтле вәкиллеге белән бергә Татарстан Республикасының приоритетлы юнәлешләренең берсе – медицина һәм фармацевтика буенча семинар үткәрә.

Очрашуда Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, медицина һәм фармацевтика өлкәсенең иң эре компанияләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин, ТР ИҮА һәм ТР Үсеш Корпорациясе вәкилләре катнаштылар.

Катнашучыларга Татарстан Республикасы территориясендә җитештерүне урнаштыру өстенлекләре һәм республиканың медицина һәм фармацевтика өлкәсе хәленең детальле анализы буенча мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасында бу өлкәдә эшләгән компанияләр үзләренең отышлы тарихларын да сөйләчәкләр.

Уртаклашуның төп темасы Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы – “СМАРТ Сити Казан” булачак. Анда медицина кластеры кысаларында фән һәм медицина клиникасы, медицина технопаркы һәм фән-тикшеренү үзәге булдырылачак. Медицина җитештерүе махсус икътисади зона стутусын алган 102 га территориясендә урнаштырылачак.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы оештырган семинар Мәскәүдә Татарстан Республикасының вәкиллегендә дайми рәвештә үтә.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International