АҮТ буенча утырыш нәтиҗәләре

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында төбәкнең алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышы узды. 5 проект каралды.

Товар бетоны җитештерү буенча яңа инвестицион проект Менделеевскида гамәлгә ашырылачак. Ул 70 млн сумга бәяләнә. Эшләтеп җибәргәннән соң, бетоннан тыш, предприятие вак таш һәм ЖБИ әйберләре чыгару белән шөгыльләнәчәк. «Чистай» АҮТта майлар җитештерү заводы эшли башлаячак.

Комиссия әгъзалары шулай ук Чаллы, Яшел Үзән һәм Менделеевск шәһәрләрендә АҮТ резидентлары проектларына үзгәрешләр кертүне карадылар. Үзгәрешләр эш урыннары санын 25-100% ка кадәр арттыруга һәм проектларның бәясен, шул исәптән төзелеш чыгымнарын арттыруга кагылган.

Менделеевскта Аммоний тиосульфаты җитештерү заводы төзелеше мәйданчыгы үзгәрәчәк. Ул үсемлекләргә туклыклы матдәләрне яхшырак үзләштерергә мөмкинлек бирүче сыек формада ашламалар чыгарачак, бигрәк тә корылык чорында. Санкцияләр аркасында проект өстәмә инвестицияләр таләп итә. «Яр Чаллы» АҮТта вак көнкүреш техникасы һәм пластмасса әйберләр җитештерү проектында эшче көч соравы ике тапкыр артты.

“Яшел Үзән” АҮТ кысаларында "OZON компаниясенең логистик комплексы"н булдыру шулай ук капитал чыгымнар күләмен арттыруны таләп итте. Бу төзелеш-монтаж эшләре ягыннан проект карарларының үзгәрүе һәм яңа мәйданнар кертү, җиһазлар һәм монтаж эшләре бәясенең артуы белән бәйле. Шул ук вакытта онлайн сатуларның кискен үсеше һәм электрон сәүдә базарының тиз үсеше белән бәйле рәвештә эш урыннары саны дүрттән бер өлешкә артачак.

Талия Миңнуллина: "Алгарышлы үсеш территорияләре - Татарстанда гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны комплекслы озата баруның бер өлеше. Республика тәҗрибәсе Регинвестсандарт нигезенә алынган, ул хәзер бөтен Россия буенча эшли. Аның максаты - инвестор белән инвестиция проектын гамәлгә ашыру циклы дәвамында нәтиҗәле хезмәттәшлек төзү, килешү срокларын шактый кыскарту һәм инфраструктурага тоташуны җиңеләйтү.

АҮТ резидентлары өчен табышка салым 5% тәшкил итә – беренче 5 ел; 12 % – киләсе 5 ел. Милеккә салым 2014 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк төзелмәгән яки сатып алынган милек өчен - 0%. Җир салымы - 0%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International