ТР ИҮА җитәкчесеннән эксперт бәяләмәсе

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Талия Миңнуллина вәкилләр комиссиясе составында ДМИЮМнең (рус. ВШГМУ) "Татарстан командасы өчен идарә лидерлары 2.0" белем бирү программасында катнашучыларның проектларын бәяләде.

Хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары хезмәткәрләре өч көнлек интенсив йомгаклары буенча дәүләт сәясәтенең төрле юнәлешләре буенча тәкъдимнәр бирделәр: белгечләр җәлеп итү, муниципаль идарәне реинжиниринглау, яшьләр белән эшләү.

Комиссия мәсьәләләре җанлы бәхәсләр тудырды, Татарстан сәнәгать паркларын үстерү концепциясенең тәкъдим ителгән проекты күп кенә фикерләр җыйды.

"Мондый программалар вәзгыятьне эчтән бәяләргә, районнарда инвестиция инфраструктурасын үстерү процессына муниципалитетларның карашын белергә, формаль булмаган дискуссия форматында кызыклы идеяләр һәм чишелешләр табарга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Агентлык җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International