Бүген ТР ИҮАга эшлекле визит белән «КАМАСТАЛЬ» ҖЧҖ делегациясе килде
«Камасталь» - цинкланган рулонлы тимерне буяу буенча Россия-Кытай заводы. Ул Түбән Кама шәһәренең «Пионер» индустриаль паркында урнашкан. «Камасталь» алдынгы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булып тора һәм «Роскамасталь» бренды астында продукция чыгара.
Башта кунаклар Агентлыкның бердәм презентация үзәгендә республиканың инвестицион потенциалын өйрәнделәр, ә аннан соң ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очраштылар.
Очрашу барышында иртәгә «Түбән Кама» һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасын бергәләп карарга килешенде.
Дай И - чит ил бизнесы департаментының генераль директоры бүген Татарстанга беренче тапкыр килүен, әмма киләсе елда махсус рәвештә «РОСТКИ» форумына кайтачагын, бу хакта шулай ук үзенең җитәкчесенә һәм башка компанияләр вәкилләренә сөйләячәген белдерде.