ДХП буенча эшче төркем

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында дәүләт-хосусый партнерлык проектларына инвестицияләр җәлеп итүгә бәйле мәсьәләләр буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.

Киңәшмәнең көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр торды: офсет контрактларын гамәлгә ашыру, Әлмәттә перинаталь үзәк төзү проекты, Биектау районында МХПны үстерү буенча эшче төркем булдыру, Менделеевск районында күчемсез милек объектлары буенча тәкъдимнәр әзерләү, ДХП (МХП) турында килешүләр кысаларында оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү һәм товарлар китерү шартлары сыйфаты мәсьәләсе буенча кулланучылардан кире элемтә оештыру

Беренче тапкыр очрашуның туры трансляциясе оештырыла.

Эфирны Сез ТР ИҮА ВКонтакте сылтамасы буенча карый аласыз

Исегезгә төшерәбез, 27-28 ноябрьдә Казанда дәүләт-хосусый партнерлык буенча VI тармак форумы узачак. Форум сайтына керегез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International