Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында үткән Казахстан делегациясе очрашуында транспорт һәм логистика инфраструктурасы сораулары турында уртаклаштылар.
Бүген ТР ИҮА җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов Казахстан Республикасы делегациясе белән очраштылар.
Искә төшерик, Көньяк Казахстан өлкәсенең Аким урынбасары Сапарбек Туякбаев башлыгында Казахстан делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Визит барышында ул республика икътисады белән таныша, технопарклырны карый һәм Татарстан министрлыклары белән очраша. Очрашу алдыннан ул ТР Премьер-министры Ильдар Халиков белән очрашты.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда кунакларга Татарстанның инвестицон потенциалы һәм республиканың яңа инвестицион мәйданы – “СМАРТ Сити Казан” тәкъдим ителде. Татарстанга визит кысаларында алар транспорт һәм логистика инфраструктурасы буенча уртаклаштылар һәм Казахстан продукциясен республика территориясенә китерү мөмкинлекләрен карадылар.
Яклар, шулай ук, “СМАРТ Сити Казан” проектын тормышка ашыру өлкәсендә мәгълүмат белән аралашу сорауларын карадылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте