Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы презентациясе XV Халыкара көзге төзелеш форумы кысаларында “Татарстан - энергоэффектив төзелеш мәйданы” конференциясе барышында үтте.
Конференциядә Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов «СМАРТ Сити Казан» проектын презентацияләде.
Булат Гаянов төзелештә энергоэффектив технологияләрне куллану өлкәсендә «СМАРТ Сити Казан» проектының иң алда баручы булып торганын билгеләде. Ул, шулай ук, проект кысаларында шул технологияләрне кертү буенча эшләр баруын ассызыклады.
Конференция барышында Европа технологияләр буенча энергоэффектив төзелеш объектларының милли стандартларын яхшырту сораулары; ТКХ реформалары һәм энергоэффективлык; энергоэффективлыкны үстерү буенча чаралар; кечкенә этажлы төзелеш һәм коттедж йортлары турында уртаклаштылар.
Катнашучылар форумның мөһимлеген билгеләделәр. Ул тәҗрибә белән аралашу, төзелеш өлкәсендә яңа технологияләр белән танышу һәм катнашучылар арасында аралашу өчен мәйдан булып тора.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте