Татарстан Республикасының көпшә продукциясен халыкара дәрәҗәгә чыгарырга ниятләнәләр

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов республиканың көпшә продукциясен халыкара дәрәҗәгә чыгару ниятен Мексика Нуэво-Леон штатының Монтерррей шәһәрендә булган визит кысаларында белдерде.

“Без бу юнәлештә актив эшлибез. 2013 елның июлендә Татарстан Республикасының Экспорт Корпорациясе барлыкка килде. Ул чит ил базарларына продукция чыгару  күләмен арттыру белән шөгелләнә”, - дип Линар Якупов ассызыклады.

Татарстанда чыгарылган 50% продукциясе экспортка бара, ә алдагы елларда аның күләмен 60% ка кадәр арттырырга мәсьәләсе тора.

“Татарстан Республикасында җитештерелгән көпшәләр үзенең сыйфаты һәм уникальлеге буенча башка җитештерүчеләр белән көрәшә ала”, - дип Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе өстәп әйтте.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International