2023 елның 13 декабрендә Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Инвестиция советы утырышы узачак. 14:00 сәгатьтә башлана.
Көн тәртибендә яңа производстволар булдыру, спорт клублары, кунакханәләр һәм термаль комплекслар төзү, шулай ук мәгълүмат системалары булдыру. Инвестиция советы 10 инвестиция проектын, шул исәптән 3 проектын дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын кулланып караячак.