Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына азык-төлек җитештерүгә махсуслашкан Әфганстан компаниясе эшлекле визит белән килде.
Очрашу барышында компаниянең генераль директоры Нурзай Шәрифулла азык-төлек товар әйләнеше өлкәсендә Татарстан белән Әфганстанның үзара файдалы хезмәттәшлеген тагын да киңәйтүгә өмет белдерде һәм Казанны бик яратуы белән уртаклашты.
Искәртәбез:
"Әфганстаннан Saif Nooran Baradaran Ltd компаниясе Татарстанга сарык үрчетү өчен 2 млн доллардан артык акча бирәчәк, дип хәбәр иттеләр республиканың инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәтендә.
Компания Татарстан крестьян-фермер хуҗалыгы Даукаев Р. М. белән берлектә сарыкчылык буенча эшчәнлекне киңәйтү өчен уртак предприятие оештырачак.
Татарстан ИҮА мөселманнарның патриотик хәйрия фонды белән очрашу барышында килешүгә ирешелде. Анда Россия һәм Әфганстан арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне үстерү турында фикер алыштылар.
Сарыклар үрчетү проекты Әфганстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән".