Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Утырыш барышында «Татнефтехиминвест-холдинг»ның аналитик хезмәте тарафыннан «2024 елга һәм озак сроклы перспективага нефть-газ химиясе комплексында трендлар һәм фаразлар» дип аталган тикшеренү тәкъдим ителде. Материал гомумән глобаль икътисадтагы трендларны үз эченә ала.
«Уралхиммаш» Татарстан предприятиеләре белән кооперация һәм озак вакытлы партнерлык белән кызыксына. Бу хакта «УК УЗХМ» ҖЧҖ генераль директоры Тамара Кобаладзе чыгышында әйтелде. Екатеринбург заводы Үзәк һәм Урта Азия илләренә җиһазлар җибәрүне дәвам итәргә ниятли. Заводның заказчылары арасында «Төркмәнгаз», «Төркмәннебит» һәм «Үзбәкнефтегаз» дәүләт концерннары бар.
«Уралхиммаш» - Россиядә нефть-газ һәм химия комплексы өчен җиһазлар җитештерүче иң эре компания. Россия Федерациясендә бердәнбер газгольдерлар (шарлы резервуарлар) җитештерүче. Предприятие шулай ук резервуар парклары төзи. Компаниянең цехлары Екатеринбургта һәм Глазовта урнашкан. Үз сынау үзәге эшли.
Рөстәм Миңнеханов «Уралхиммаш»ка Татарстан предприятиеләреннән бер төркем белгечләр җибәрергә кушты. «Бездә дә Урта Азиядә зур проектлар бар», - дип ассызыклады ул.
Металл тышлыклар компрессорлар, турбиналар һәм подшипникларның эш ресурсын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Саклагыч тышлыкларның технологик системалары» (Мәскәү) компаниясенең коммерция директоры Александр Красавин сөйләде. Технологияләр детальләрнең коррозиягә һәм туздыруга каршы торучанлыгын арттыра. Фирманың башка юнәлешләре арасында детальләрне һәм саклагыч тышлыклы төеннәрне реинжиниринглау (кире инжиниринг).
«Сез сөйләгәннәр бик кызык, әмма әйбернең “алтын” булмавы кирәк», - дип билгеләп үтте республика Рәисе. - Без импортны алмаштыру белән шөгыльләнәбез, кайбер җиһазларны торгызырга кирәк. Мондый бурычлар белән очрашкан төп компанияләребез сезгә үз вәкилләрен җибәрәчәк».
Мәскәүнең «Инфосистема Джет» компаниясе Казандагы ИТ-парк мәгълүматларын эшкәртү үзәгенең аудитын уздырырга әзер. Бу хакта «Инфосистема Джет» АҖнең цифрлаштыру буенча директоры Алексей Ивановның презентациясендә әйтелде. Компания Росэнергоатом белән Иннополиста проекты буенча, шулай ук СИБУР, Нижнекамскнефтехим һәм КАМАЗ кебек предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәргә ниятли. «Инфосистема Джет» АҖ 1991 елдан бирле эшли. Тормышка ашырылган проектлар арасында - «Открытие» Банкы, «Русагро» төркеме өчен дата-үзәкләр, шулай ук Баренц диңгезе янындагы «акыллы» вахта поселогы төзү.
ТР Рәисе сайты материаллары буенча